Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Галимов башкара торган «Берләшик» җырын 1990 елда Рәфикъ Юнысов язган булган
Әмма җыр авторы буларак бөтенләй башка кеше күрсәтелә.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Галимов репертуарындагы «Берләшик» җырының авторы Рәфикъ Юнысов булуына аның шигъриятен белгән азлар гына хәбәрдәр. Чөнки җыр авторы булып Булат Юнысов язылган.
Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең хатыны Дания Гарәфиева «Берләшик» җыры турында искә алды. «Рәфикъ 30 августтагы бәйрәм чараларының берсендә ишетте дә моның үз җыры булуын әйтте», — диде ул.
Дания Гарәфиева Айдар Галимов концертына барып җырчыны авторның үзе белән дә таныштырган булган. Айдар Галимов җырны 20 ел җырласа да, авторны белмәвен әйткән. Авторлык хокукларын саклау җәмгыятендә яңа ачыкланган автор белән элемтәгә чыкмаган.
«Әмма Рәфикъның моңа исе дә китмәде. „Булат Юнысмы, Рәфикъ Юнысмы — булсын, җырлыйлар бит, гимндай җыр булды“, — дип куанды гына», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Берләшик» җырының шигыре Рәфикъ Юнысовның 1993 елда басылган «Син һәм мин» китабына кергән. Ул «Бердәмлек җыры» дип аталган. Шигырь 1990 елда язылган.
Шигырьнең оригиналында «Казан сөлгесе» дип язылса, Айдар Галимов «Дуслык сөлгесе» дип җырлый. Җырның көй авторы — башкорт музыканты Сәйдәш Чәчәнбаев.
Рәфикъ Юнысов кичә вафат булды. Бүген аның җәмәгатьчелек соңгы юлга озатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз