news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучылар «Казанның театраль урамнары» дигән видеороликлар конкурсында катнаша ала

Яшь режиссерларны сайлап алу өчен алты тема билгеләнгән.

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында «Казанның театраль урамнары» республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул ителә, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә төшерелгән видеороликларын тәкъдим итәргә тиеш. Җиңүчеләргә дипломнар һәм төрле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурста җиңүчеләрне ике аерым төркем буенча ачыклаячаклар — коммерция киномәктәпләре һәм муниципаль киноклуб укучылары. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында аерым җиңүче була.

Алар театр сәнгате белән бәйле Казан урамнарының берсенең тарихы, әлеге урамга исем бирелгән театр шәхесе, әлеге урамдагы истәлекле һәм тарихи урыннар, Казан яшь тамашачылар театрына мөнәсәбәте булган урамнар, ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын театр сәнгате призмасы аша бәйрәм итү турында ролик төшерә алалар.

Роликның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш. Катнашучыларга карата булган башка таләпләр турында конкурс положениесендә укып була.

Эшләр 1 мартка кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы апрель аенда була, дип хәбәр итә «Казан яшь тамашачылар театры» дәүләт бюджет учреждениесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100