news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга ансамбле Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында уңышлы чыгыш ясады

Быел фестиваль Сочида узды.

Алабуга ансамбле Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында уңышлы чыгыш ясады
alabuganury.ru

(Алабуга, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле Сочидагы «WORLD FOLK VISION» милли мәдәниятләр һәм сәнгатьнең Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында бик лаеклы чыгыш ясады. Ул уку йортын, Алабуга районын һәм Татарстан Республикасын да танытты.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«WORLD FOLK VISION» — ул глобаль проект, анда сиксәнләп ил катнашты. Катнашучылар Воронеж, Кытай, Дагыстан, Көньяк-Сахалинск, Кырым, Саратов, Башкортстан (Уфа, Стәрлетамак), Мәскәү, Петропавловск-Камчатка, Чиләбе, Норильск, Якутия, Казахстан, Туапсе, Белгород, Ямал-Ненец автоном округы, Киров, Иваново һәм башка урыннардан килгән иде.

Иҗади команданың уңышлары, шулай ук үз хис-кичерешләре белән ансамбль җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева уртаклашты:

«Танылган «Нигә яна йөрәгем» җырын әзерләдек, халык аны «Тала, тала» дип атый. Безнең иҗат номерында солистлар да, хореографлар да, инструменталистлар да бар иде. Чыгыш 4 минут 15 секунд дәвам итте. Дәвамлылыгы аз булып күренсә дә, әлеге номерга без өч айга якын әзерләндек! Конкурс нигезләмәсенең бер шарты — бары тик тере музыка яңгырарга тиеш иде», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100