news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакль ART-ORDO фестивалендә Гран-при алды

Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина «Иң яхшы хатын кыз роле» номинациясендә җиңде.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Б.Кыдыкеева исемендәге Кыргыз яшь тамашачы дәүләт театры куйган «Жат эмесмин» («Чит түгелмен») спектакле Бишкәк шәһәрендә VIII Халыкара театр фестивалендә Гран-при алды. Ул татар язучысы Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган

Фестиваль ябылу тантанасында театр коллективы, театр директоры Таалайбек Тургунув, режиссер Уланмырза Карыпбаев, сценарий авторы Людмила Молдалиева, рәссам Маратбек Шарафидинов Кыргызстанда татар әдәбиятын пропагандалау эшенә өлеш керткән өчен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Жат эмесмин» спектакле беренче тапкыр 1981 елда Нарын шәһәренең өлкә музыкаль-драма театрында куелды. Спектакльнең яңартылган версиясенең премьерасы 2020 елда Бишкәк шәһәрендә тәкъдим ителде.

Рәссам Маратбек Шәрәфетдинов «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган ике спектакльне сәхнәләштерүдә дә катнашты. Бу әсәр аның тормышында зур роль уйнады. Диплом спектаклен уңышлы кую нәтиҗәсендә ул 1981 елда театрның баш рәссамы вазифасында эшләде, диелә.

Әлмәт театры артистлары да ART-ORDO-2021 VIII халыкара театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, ә Мәдинә Гайнуллина «Иң яхшы хатын кыз роле» номинациясендә («Медея» спектакле) җиңде.


news_right_1
news_right_2
news_bot