Уфада “Гәлсәр сандугач” бәйгесенең йомгаклау өлеше башланды

Уфада “Гәлсәр сандугач” бәйгесенең йомгаклау өлеше башланды

(Уфа, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада һәвәскәр башкаручыларның “Гәлсәр сандугач” (“Бәллүр сандугач”) исемле республика бәйгесенең йомгаклау өлеше башланды. Башкаланың Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтүче финалда Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган сайлап алу турларында җиңеп чыккан талантлы яшьләр катнаша. Җыр сәнгатендә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында татар яшьләре дә байтак. Мисал өчен, Илгиз Сәгыйтов тамашачылар фикерен белешү йомгаклары буенча, бу бәйгедә иң алдынгы урыннарның берсен били. Илгиз белән яңарак Казан тамашачылары да танышып өлгерде. Танылган җырчы Айдар Галимовның театр-студиясенең 15 еллык юбилей концертларында катнашты ул.

“Гәлсәр сандугач” бәйгесе ел саен үткәрелә һәм анда җыр-моңга сәләтле яшьләр, яңа талантлар ачыклана. Районнарда сайлап алу бәйгеләре белән бергә шушы ярышмада катнашучыларга телевизор караучылар һәм радиотыңлаучылар да үз бәяләрен бирә. Әле Уфада үтүче йомгаклау бәйгесендә иң сәләтле яшьләр сайлап алынды. Ә халык сөюен һәм жюриның югары бәясен алган яшь җырчылар исемнәре иртәгә үтәчәк бәйгедән соң Гала-концертта бәян ителә. Анда җиңүчеләрне котлау һәм аларны бәллүрдән эшләнгән сандугач сыны белән бүләкләү булачак.

“Гәлсәр сандугач” бәйгесенең йомгаклау тамашасында җыр-моң сөючеләр танылган җырчыларыбызны да тыңлый ала. Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сарае сәхнәсенә хөрмәтле кунаклар сыйфатында танылган татар җырчылары Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Рөстәм Асаев һәм башкалар да менә.