Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә оештыра
Программада «Шүрәле» поэмасын уку, концерт планлаштырылган, — ди оештыручылар.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 4 декабрь көнне Тверьдә татар әдәби-музыкаль кичәсе була.
«Тверь картиналары галереясендә татар мәдәнияте көне була. Әлеге уңайдан без әдәби-музыкаль кичә оештырабыз», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, программада «Шүрәле» поэмасын уку, автономиянең музыкаль ансамбле артистларының концерты планлаштырылган.
Чара Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз