news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры «Полиционер» спектакле премьерасына чакыра

Комедиянең авторы — Илгиз Зәйниев, режиссёры — Туфан Имамутдинов.

Тинчурин театры «Полиционер» спектакле премьерасына чакыра

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 19 һәм 20 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Полиционер» музыкаль комедиясенең премьерасы көтелә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал атлы участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң начар күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала.

Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк…

Әмма «йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын», — ди бит халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә. Комедиянең авторы — Илгиз Зәйниев, режиссёры — Туфан Имамутдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100