news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарларының этномәдәни проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы хуплаган

Грант «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен бирелә.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясенең этномәдәни проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен грант бирелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан, 2020 елда тормышка ашырыла торган этномәдәни проектлар арасында Мәскәү татарлары автономиясе проектына грант бирелде. Ул Татарстан Хөкүмәте грантларын алу бәйгесе кысаларында тапшырыла. Грант «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен каралган», диелә бу хәбәрдә.

Әлеге уенны Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлеге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100