news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә

«Педсовет» спектакленең премьерасы 23 һәм 24 октябрь көннәрендә тәкъдим ителә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелгән «24/7» эскизы спектакль булып үстерелгән. «Педсовет» спектакленең премьерасы 23 һәм 24 октябрь көннәрендә тәкъдим ителә.

Әлеге эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында ясалган иде. Ул яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллинаның чыгышы белән танылды.

Эскизда катнашкан 13 укытучы арасында Ләйлә Хәбибуллина бердәнбер татар теле укытучысы иде. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Аның дүрт минутлык текстында татар теле укытучысының соңгы дүрт елы сурәтләнә.

Авторлары һәм куючылар: Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина. Эскиз этабында спектакльне иҗат итүдә Динә Сафина катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100