news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкаль мәйданда Кайбыч районында яшәүче Мәлки керәшеннәре җырлары чыкты

Molkeevo Kryashens’ Songs альбомында җырчы Лидия Әхмәтованың абыйсы — Леонид Ямщиковның та тавышын ишетергә мөмкин.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов Мәлки керәшеннәре җырларының Татарстанның Кайбыч районында 2018 елда яздырылганын әйтте. Molkeevo Kryashens’ Songs альбомында өч кешенең җырлавы чыккан.

«Альбомда Соравыл (Янсурино) һәм Олы Тәрбит (Большое Тябердино) авылларында яздырылган Мәлки керәшеннәрен ишетә аласыз. Аларны шулай ук тау ягы керәшеннәре дип тә атыйлар. Бу альбом ярдәмендә җыелган акчалар киләчәк этнографик экспедицияләр фондына күчереләчәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альбомда язылучыларның берсе — Соравыл авылыннан Леонид Ямщиков Кайбыч якларында данлыклы мич чыгаручы булган. «Ул хатыны Мария апа белән гомер буе төрле мәҗлесләрдә, авыл бәйрәмнәрендә җырлаган. Мария апа бу альбомда Леонид абый белән ике җыр җырлый», — диде музыкант.

«Леонид абый курай һәм кубызлар ясый иде, гармунда уйнады, электән калган керәшен җырларын җыеп йөргән, саклап калган кеше. Ул узган ел вафат булды. Ямщиковлар нәселе — сәләтле нәсел: Леонид абыйның сеңлесе Лидия Әхмәтова — Татарстанның танылган җырчысы», — диде Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, Олы Тәрбит (Большое Тябердино) авылында яздырылган Елизавета (Лиза апа) Кошкина гомере буе колхозда эшләгән, данлыклы сөяк утыртучы, күп кешене дәвалаган әби. Molkeevo Kryashens’ Songs альбомын музыкаль мәйданнарда тыңлап була.

Альбомда «Кунаклар җыры», «Рекрут җыры», «Урак җыры», «Каз китә», «Кунак җыры», «Солдат җыры», «Туй җыры», «Эчке җыры» кебек язмалар урын алган. Альбомны әзерләүче төркем: тавыш яздыру — Айдар Хөснетдинов, Тимур Митронин, экспедиция оештыру, консультацияләр — Рушан Хәялиев, текст — Рәдиф Кашапов, материалны әзерләде — Ильяс Гафаров.

Лейбл - Kausa records.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100