Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллыда Курчак театрына капиталь ремонт ясалачак
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 20,2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда Курчак театрына капиталь төзекләндерү үткәрү ниятләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
Ул илкүләм проектлар нәтиҗәсендә быел 330дан артык объектта капиталь төзелеш һәм ремонт башкарылачагын әйтте, шул исәптән мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 16 объект. Киләсе елда биш авыл мәдәният йорты, спорт корылмалары, унике балалар бакчасы һәм биш мәктәп төзеләчәк. Конкурс, күргәзмәләр оештырылачак, иҗади коллективларга грантлар биреләчәк.
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2021 елда 20,2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. «Илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру республика икътисады үсешенә өстәмә өлеш кертәчәк. Киләсе елда федераль бюджетта илкүләм проектларга 12,5 млрд сум акча каралган. Татарстанның өстәмә акчаларын исәпкә алып, ул чыгымнар 20,2 млрд сум булачак», — диде Олег Пелевин.
Ул министрлыкларга, ведомстволарга чараларны финанслау буенча фаразлар төзергә киңәш итте.
Татарстан 11 илкүләм проектта катнаша, алар буенча 50 региональ проект гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз