news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша

Иртәгә Әтнә театры «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясаячак.

Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша. Чечня Республикасында «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестивале башланды.

Кариев театры бүген 15.00 сәгатьтә Грозныйның Лермонтов исемендәге рус дәүләт театры сәхнәсеннән «Хикмәт әкиятләре» спектаклен күрсәтә. Бу театрның соңгы премьераларының берсе.

Иртәгә Әтнә театры шул ук сәхнәдә «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта Әтнә артистлары юлда. Спектакльне башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Спектакль 14.00 сәгатьтә башлана.

Программада Илсур Казакбаевның осталык дәресе дә бар. Мастер-класс Чечня Милли китапханәсе залында үткәреләчәк. «Федерация» II бөтенроссия милли театрлар фестивале 24 октябрьдә ябыла.

  • «Федерация» фестивале беренче мәртәбә 2019 елның сентябрендә үткәрелде. Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров фестивальнең ябылу тантанасында катнашып, аны ел саен Грозныйда үткәрергә тәкъдим итте.
  • 2019 елда әлеге фестивальдә Татарстаннан Әлмәт һәм Камал театрлары катнашты. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100