news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак

Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.

2020 елда Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак
Михаил Захаров

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 170 миллион сумнан артык акча алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Документ нигезендә, 2020 елда һәм 2021-2022 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджетына мәдәният тармагына ярдәм күрсәтү өчен 131,5 миллион сум акча күчереләчәк. Шушы ук чорда яшь тамашачылар һәм курчак театрларын яңартуга 22 миллион сум юнәлдереләчәк.

Татарстанга тагын 20 миллион сум акчаны модельле китапханәләр төзү өчен бүлеп бирергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, элегрәк мондый китапханәләр Боларда һәм Биектау районында ачылган иде.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан барлыгы 1,6 миллиард сумга якын акча алачак. Бу Россия төбәкләре арасында иң зур сумманың берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100