news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Яңа Кырлай авылында заманча китапханә эшли башлады

Булган китапханә бинасын зурайтып, укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен федераль бюджеттан 5 млн сум акча бирелгән.

Арча районы Яңа Кырлай авылында заманча китапханә эшли башлады
Салават Камалетдинов

(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында реконструкциядән соң яңа заман китапханәсе эшли башлады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Габдулла Тукайның бала чагы белән бәйле Яңа Кырлай авылында заманча китапханә ачуны горурлык дип атады.

«Китапханә татар халкы өчен бик мөһим урын, чөнки без һәрвакыт укымышлы милләт булганбыз. Тарихка караганда, күп кенә татар мәгърифәтчеләре төрле илләргә барып, халыкка белем тараткан. Без белемле кешеләр булганбыз һәм белемле булып калабыз. Шуңа күрә китапханәгә йөрергә, китап укырга кирәк. Укыган кешенең белеме дә, фикере дә була», — диде Васил Шәйхразиев.

ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов быел милли проектларны тормышка ашыру кысаларында Татарстанда быел өч заманча китапханә ачылуын әйтте. Шуларның берсе — Арча районы Яңа Кырлай авылында. Булган китапханә бинасын зурайтып, укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен федераль бюджеттан 5 млн сум акча бирелгән. Шуның кадәр үк акчага Биектау районында заманча китапханә булдырылган. Болгар шәһәрендәге китапханә был 10 млн сумлык грант откан.

«Узган ел Кукмара һәм Яшел Үзән районнарында заманча китапханәләр ачылды. Районнардан заявкалар күп килде. Без бу уңайдан Россия Мәдәният министрлыгы белән тыгыз эшлибез. Мондый китапханәләрне арттырырга тырышабыз. Алар халыкка бик кирәк. Монда китап кына бирү дигән сүз түгел. Балалар өчен төрле түгәрәкләр дә, олылар өчен мәдәни чаралар да оештырырга була», — диде Ленар Хәкимҗанов.

Китапханәдә интерактив уеннар уйнау идәне, телевизор, йомшак урындыклар белән җиһазландырылган балалар бүлмәсе булдырылган. Монда татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Дискуссия кору, түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештыру өчен дә шартлар тудырылган. Кирәкле мәгълүмат табу өчен заманча компьютерлар да куелган.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев китапханә авыл халкына һәм Габдулла Тукай яшәгән җиргә төрле төбәкләрдән килгән туристларга хезмәт итә торган урын булсын иде дип теләде.

«Быел Арча районында ике балалар бакчасы салдык, өч балалар бакчасын ремонтлап чыктык, Педагогия көллиятенең яңа тулай торагын булдырдык. Милли проект буенча төзелгән Яңа Чүриле авылында психоневрология интернатының яңа бинасын Россиядә беренчеләрдән булып тапшыра алдык. Аңа 120 млн сумнан артык акча керде. Милли проектлар һәм республика программалары буенча Арча районында төзелеш эшләренә генә 1 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде», — диде Илшат Нуриев.



Галерея: Арча районы Яңа Кырлай авылында заманча китапханә ачу тантанасы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100