Галимҗан Шәрәф иҗаты бүген дә тулысынча яктыртылмаган

Архивларда аның гарәп имлясында язылган шигырьләре өйрәнүне көтеп ята, ди тарихчы Рәмзи Вәлиев
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Шәрәф, башка татар активистлары белән берлектә, мөселман съездын оештыру эшендә дә катнашкан. “Бик күп мәсьәләләрне күтәреп чыккан әлеге җыенда иң актуале — хакимият мәсьәләсе була. Анда Россиянең нинди идарә булырга тиешлеге тикшерелә. Берәүләр илнең федерация булуын хупласа, икенчеләре — Россияне унитар дәүләт буларак күзаллый. Ләкин күпчелек федерация вариантын яклый. Бу — мөселман хәрәкәте җимеше. Ул гына да түгел, безнең зыялыларыбыз тәкъдиме була.
Моннан тыш, бу җыелышта Г.Шәрәф территориаль автономия турында фикер әйтә.
Әлеге шәхес эшчәнлегенә килгәндә шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. 1917 елларда Казанда узган җыеннар нәтиҗәләре буларак, милли мәҗлес җыярга кирәклеге турында фикер әйтелә һәм шушы чарада Г.Шәрәфкә территориаль автономия буенча чыгыш ясарга тәкъдим ителә”, - дип, Р.Вәлиев аның тырышлыгы белән тарихка Идел-Урал штаты (республика) термины кертелүе һәм шушы республиканы төзү турындагы карар кабул ителүе турында да әйтеп узды.
Г.Шәрәфнең дәүләтчелек төзүгә керткән өлеше белән генә чикләнеп калмыйча, аның шигырьләр язганлыгы һәм бүгенге көндә дә иҗатының тулысынча дөнья күрмәвен ачынып телгә алды галим.