Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә Сергей Шойгу ясаган картиналар күргәзмәсе ачыла
Сергей Шойгуның эшләре төрле техникада (карандаш, тушь, акварель, күмер, май) башкарылган.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). РФ оборона министры Сергей Шойгу иҗат иткән картиналар һәм агачтан ясаган әйберләрне 21 августта Казан Кремлендәге күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәне ачу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган.
Мәгълүм булганча, Сергей Шойгу – Рус география җәмгыяте президенты да. Әлеге оешма Россиядә яшәүче халыклар һәм табигый байлыклар турындагы белемнәрне саклау һәм арттыруга юнәлдерелгән. Җәмгыять күп кенә экспедицион, тикшеренү һәм фәнни проектлар гамәлгә ашыра, агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
«Хәзинә» Милли сәнгать галереясындагы күргәзмәдә Россия төбәкләре табигатенең матурлыгы белән бәйле эшләр тәкъдим ителәчәк. Биредә Себернең гаҗәеп күренешләре урын алган картиналар һәм график рәсемнәр белән танышырга мөмкин булачак.
Сергей Шойгуның эшләре төрле техникада (карандаш, тушь, акварель, күмер, май) башкарылган. Үз әсәрләрендә ул табигатьнең нәзакәтлелеге, кабатланмаслыгы һәм төрлелегенә басым ясаган.
Сергей Шойгу картиналары һәм сәнгать эшләнмәләре тамашачыларга беренче тапкыр 2019 елның маенда Мәскәүдә оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде. Моңа кадәр аның күргәзмәләре Тува башкаласы – Кызыл шәһәрендә генә оештырылган.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр иткәнчә, «Хәзинә» Милли сәнгать галереясындагы күргәзмәдә тамашачылар игътибарына Сергей Шойгуның 80 картинасы һәм агачтан ясалган 17 декоратив эшләнмәсе (вазалар, тартмачыклар, скульптуралар) тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз