news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елга кадәр Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга планлаштыралар

Бер скульптура Казанда Татарстан һәм Тукай урамнары чатында, икенчесе Биектау районының Олыяз авылында урнаштырылачак.

Татарстанда 2024 елга кадәр Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга планлаштыралар

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда 2024 елга кадәр татар җырчысы, композитор һәм актриса Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга ниятлиләр.Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Халык һәйкәлләр кую өчен җыеннарда тавыш бирде.

«ТР муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннары һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү» проекты аша кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча 2020 - 2024 елларга чаралар комплексын («юл картасын») расларга», – диелә документта.

Беренче скульптураны Биектау районы башкарма комитеты Олыяз авылында 2022 елда урнаштырырга тиеш.

Икенче һәйкәлне Казан башкарма комитеты Татарстан һәм Тукай урамнары чатында 2024 елда урнаштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100