news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Идел буендагы шәһәрләрнең борынгы фотолары күргәзмәсе ачылды

Экспозиция Россия Федерациясендәге илледән артык музейның ресурслары җәлеп ителгән зур проектның дәвамы булып тора.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмәдә бүгенге көндә Идел буе федераль округына кергән шәһәрләр һәм җирлекләрнең (Уфа, Казан, Саратов, Ульяновск, Воткинск, Алабуга, Царевококшайск, Тольяти, Киров, Майна, Оса, Оренбург, Пенза, Пермь, Саранск, Сызрань) борынгы фото, картина һәм гравюралардагы 26 рәсеме тәкъдим ителгән.

Экспозиция Россия Федерациясендәге илледән артык музейның ресурслары җәлеп ителгән зур проектның дәвамы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100