news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат

Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе.

Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат
Татарстан Язучылар берлеге

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Йөрәге бик начар иде. Больницада да ятты», — диде Рөстәм Акъегетнең туганы, халык язучысы Равил Фәйзуллин.

Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мар­тында Татарстанның Балык Бистәсе районы Бал­тач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.

Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлык­лары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100