news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин театры тарихта беренче тапкыр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый

Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк.

Кәрим Тинчурин театры тарихта беренче тапкыр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый
Владимир Васильев

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә спектакльләр күрсәтә башлаячак. Ачык һавада спектакльләр театр тарихында беренче тапкыр була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар барлык саклык чараларын да күрәчәк. Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк.

Спектакльләр кичке җидедә башлана.

«Татар-информ» агентлыгы 11 сентябрьдә Качалов театрының ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Тамашачыларны спектакль премьерасы һәм күргәзмә көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100