news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының Мари Суыксуы авылында республикакүләм Семык-2021 бәйрәме булды

Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр.

Актаныш районының Мари Суыксуы авылында республикакүләм Семык-2021 бәйрәме булды
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 19 июнь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районының Мари Суыксуы авылы Семык бәйрәмен икенче тапкыр шулай олылап уздыра, беренчесе 2013 елда булган иде. Бүген авылга республиканың төрле районнарыннан мари халкы вәкилләре килде, кунакларның барысы да милли киемнәрдән, һәр тарафта марича сөйләм, милли көй-җырлар, шатлыклы авазлар яңгырап торды.

Актаныш районы татарлар иң күп яши торган район. Башка милләт халыклары аз санда, бер рус авылы бар, Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр. Мари Суыксуда милли үзәк төзелде, мәктәп эшли, балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирелә.

Бүгенге Семык бәйрәмендә Мари Суыксуы авылы халкының борынгы йолаларны ничек саклауларын күрдек. Мәйданга килеп керүгә мариларның көнкүрешен чагылдырган ызба-өй каршы ала. Ишек алдына мич ясап куелган, эчендә ялкынланып утын яна, күмер төшүгә уңган хуҗабикә тәбикмәк пешереп кунакларны сыйлый. Самавыр чәе бары болыннардан җыелган шифалы үләннәрдән ясала. Ике халыкның дус-тату яшәвен раслап күршедә генә татар йорты, биредә дә кунакчыл мөнәсәбәт һәрьяклап сизелеп тора.

Семык бәйрәмен башлап җибәргән композициядә Мари Суыксуы авылының һәм «Йошто Памаш» — «Салкын чишмә»нең килеп чыгышы күрсәтелде. Кояш символын, хезмәт белән тормыш итүне олылау, каенга әверелгән кыз турында риваять театральләштерелде. Каен агачы тирәли әйләнеп изге теләкләр әйтү оештырылды. Күңелдә йөрткән хыялларны кабатлый-кабатлый каен ботакларына тасма бәйләүдә бар халык катнашты.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Семык бәйрәме белән котлап Мари Суыксу халкының хезмәт сөючән, булдыклы икәнлекләрен билгеләп үтте һәм үз милли телләрен, гореф-гадәтләрен саклап үрнәк күрсәтеп яшәүләренә рәхмәт белдерде.  

Татарстан Халыклар Ассамблеясы башкарма комитеты Советы рәисе Константин Яковлев Ший Памаш» ансамбленә сәхнә костюмнары тектерү өчен акчалата бүләк-сертификат тапшырды. 

Кече сәхнәдә «Мари гүзәле» бәйгесе узды. Батырларны ачыклый торган гер күтәрү, җилем киеп еракка куелган бүләкне алу, авыр кием киеп узышу кебек ярышларда теләгәннәр үз көчләрен сынады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100