news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы ачык мәйданчыкта концертлар уздыра башлау вакытын атады

Концертлар оештыру тәртибе һәр төбәктә Covid-19 таралу вазгыятенә бәйле булачак.

Мәдәният министрлыгы ачык мәйданчыкта концертлар уздыра башлау вакытын атады
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетергәннән соң, ачык мәйданчыкларда беренче концертлар быел июль аенда ук узарга мөмкин. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова А. П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында булганда әйтте. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Ольга Любимова әйтүенчә, Мәдәният министрлыгы Роспотребнадзорга мәдәният оешмалары эшен яңарту буенча һәм ачык мәйданчыкларда концертлар үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр проектын җибәргән.

Шул ук вакытта Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы концертларны оештыру мөмкинлеге конкрет төбәктә Covid-19 таралуына бәйле булачак, дип аңлатты. «Теләсә кайсы очракта карарлар, кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуны уйлап кабул ителәчәк», — диде ул.

Министр сүзләренчә, репетиция вакытында коллективны утыртуга һәм музыка кораллары гигиенасына аеруча игътибар биреләчәк.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка чикләүләр бетерелгәннән соң зур концерт уздырырга тәкъдим итүләрен язган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot