news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тимур Бекмамбетов куйган «Хуҗа Насретдин» спектакле була

Курчаклар Евгений Миронов, Константин Хабенский, Виктор Вержбицкий, Игорь Золотовицкий, Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Инга Оболдина тавышы белән сөйләшә.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Режиссер Тимур Бекмамбетовның «Хуҗа Насретдин» спектакле Казанда бары ике тапкыр гына күрсәтелә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакль 6 июньдә 16.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә Камал театрының Кече залында була.

«Хуҗа Насретдин» әлеге җанрда һәм Милләтләр театрында дебют спектакль. Пьесаның авторлары — Илгиз Зәйниев һәм Тимур Бекмамбетов. 

Тамашачылар Евгений Миронов, Константин Хабенский, Виктор Вержбицкий, Игорь Золотовицкий, Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Инга Оболдина тавышы белән сөйләшүче курчакларны күрәчәк.

Спектакльнең төп герое — Көнчыгыш фольклор персонажы Хуҗа Насретдин — Бикмамбетовның кечкенәдән яраткан әкияти хәйлә остасы, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100