news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабантуе 26 июньдә була

Авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.

Казан Сабантуе 26 июньдә була
Михаил Захаров

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның төп Сабантуе Казанда 26 июньдә була.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалады.

Җирле хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.

«Сабантуе Чаллыда 19 июньдә, Казанда 26 июньдә була», диелә документта.

Татарстан Хакимиятенә җирле хакимият органнары белән бергәләп, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып, бәйрәм чараларын үткәрү йөкләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot