news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч театры «Артмиграция» яшь режиссура фестивалендә катнаша

Фестиваль 14-20 сентябрьдә Мәскәүдә үтә.

Татарстанның өч театры «Артмиграция» яшь режиссура фестивалендә катнаша
http://almetteatr.ru/

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның өч дәүләт театры «Артмиграция» яшь режиссура фестивалендә катнаша. Аның программасы фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Казан яшь тамашачы театрының «Бал.Бесы» һәм Буа театрының «Барыня» спектакльләре «Артмиграция» фестиваленең төп программасына кертелгән. Ә Әлмәт театры «Терра» спектакле белән фестивальнең «Артмиграция — балаларга» программасына катнашачак.

«Артмиграция» фестивале үз алдына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә эшләүче яшь режиссерларның эшен Мәскәүгә китерү максаты белән оештырылган. Ул Россия театр әһелләре берлеге инициативасы белән 2013 елда гамәлгә куелган. Балалар программасы 2018 елдан башлап гамәлдә.

Төп программада Нижневартовск, Түбән Тагил, Самара, Канск, Башкортстанның Салават театрлары спектакльләре бар. Балалар программасында Новосибирск, Тверь, Улан-Удэ, Красноярск спектакльләре бар.

Казан яшь тамашачы театрында «Бал.Бесы» спектаклен режиссер Туфан Имаметдинов куйган. «Барыня» — Буа театрында Тимур Кулов эше. Әлмәт театрында «Терра» бәби спектаклен Алмаз Садриев сәхнәләштергән.

Фестиваль 14-20 сентябрьдә Мәскәүдә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100