news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»не чыгара

«Әлдермештән Әлмәндәр» курчак спектакле Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеровка мәдхия булсын иде», - ди театрның сәнгать җитәкчесе.

Илгиз Зәйниев курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»не чыгара
Рамил Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев курчак театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» курчак спектаклен чыгара. Бу хәбәрне «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе «Татар-информ» га үзе раслады.

«Спектакль буенча эш башланды — карантинга кадәр үк башлаган идек. Бар да план буенча барса, яңа сезонны „Әлдермештән Әлмәндәр“ белән ачырбыз дип уйлыйм. Спектакль зур сәхнәдә куелачак», — диде Илгиз Зәйниев.

«Әлдермештән Әлмәндәр» — «Әкият» татар дәүләт курчак театрының зур сәхнәсендә куела торган беренче татар спектакле булачак. Моңарчы татар спектакльләре театрның кече сәхнәсендә бара иде.

Режиссер тамашачыга таныш әсәргә үзгәрешләр кертергә җыенмый. «Мин ул спектакльне яттан беләм. Башкача күз алдына китерә дә алмыйм. Бу начармы, яхшымы — белмим, әмма бу шулай», — диде ул.

«Быел Туфан абыйның 85 еллык юбилей елы. „Әлдермештән Әлмәндәр“ курчак спектакле Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеровка мәдхия булсын иде», — ди Илгиз Зәйниев.

Әлмәндәр курчагы Шәүкәт Биктимеровка охшаячакмы — бу сорауга әлегә Илгиз Зәйниев төгәл җавап бирә алмады.


Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Марсель Сәлимҗанов куелышында озак еллар Камал театрында барды. Соңгы елларда пьеса Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрында, Туймазы татар дәүләт театрларында куелды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100