Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^«Изге ай» сәнгать төркеме Уфада яңа тамашасын күрсәтә
^«Изге ай» сәнгать төркеме Уфада яңа тамашасын күрсәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 19 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәскәүдәге киң билгеле «Изге ай» сәнгать төркеме Уфага чираттагы иҗади сәфәренә килә. Танылган җырчы Халидә Бигичева һәм аның тормыш иптәше, талантлы композитор һәм музыкант Равил Кузнецов, шулай ук бу төркемдәге башка сәнгатькәрләр 25 май көнне Уфадагы «Юбилейный» мәдәният сараенда, ә 26 майда Шәһәр мәдәният сараенда тамашачыларга өр-яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк.

«Изге ай» төркеме иҗатчылары Башкортстанда һәрчак көтеп алынган хөрмәтле кунаклар. Узган елда да алар Уфада берничә тапкыр булган иде. «Шәрык-шоу» тамашаларында катнашып үзләренең җыр-моңнарын бүләк иткәннән соң, узган ел алар аерым да килеп махсус концертлар бирде. Халидә Бигичева әйтүенчә, узган бер ел эчендә «Изге ай» төркеме яңа җырлар да иҗат иткән һәм элекке җырларның аранжировкаларын да үзгәрткән. Концерт программасының сценарие дә бик кызыклы икән. Халидә ханым барлык серләрне дә ачып бетермичә, барлык җыр сөючеләрне Уфадагы концертларына чакыра. Башкортстанга сәфәрләре барышында Халидә Бигичева белән Равил Кузнецов республикадагы радио каналларына һәм кайбер газеталарга әңгәмәләр дә бирәчәк. Бу хакта алдан килешүләр дә булган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз