Танылган җырчы Нәзифә Кадыйрова юбилей концертын әзерләде

Аны ул үзенең сәхнә иҗатының 40 еллык юбилеена туры китерде
(Уфа, 19 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Күренекле татар җырчысы, Башкортстанның халык, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Нәзифә Кадыйрова Башкортстан дәүләт филармониясендә иҗатташ дусларын җыеп, яңа программасын күрсәтте. Аны ул үзенең сәхнә иҗатының 40 еллык юбилеена туры китерде.
Әлеге иҗат кичәсен Нәзифә ханым шулай ук Башкортстанда быел игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елына багышлавын да белдерде. Нәзифә Кадыйрова юбилей концертында үз репертуарындагы эстрада әсәрләрен дә, халык җырларын да, романсларны да башкарды. Җырлар татар, башкорт һәм рус телләрендә яңгырады.
Нәзифә Кадыйрованың киң диапазонлы талантының бар мөмкинлекләре ачылды бу тамашада. Иҗат кичәсендә Нәзифә ханым белән күп еллар бергә эшләүче виртуоз музыкант Гали Алтынбаев һәм талантлы яшь гармунчы Айнур Фатыйхов көйләре яңгырады.