news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә кыш айларында популяр булган «Топ 10 татар китабы» исемлеген төзегән

Беренче өчлеккә Әмирхан Еникиның «Матурлык», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң», Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» китабы кергән.

Милли китапханә кыш айларында популяр булган «Топ 10 татар китабы» исемлеген төзегән
Рамил Гали

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли китапханәсе кыш айларында китапханәдә иң популяр булган 10 китап исемлеген төзегән.

«Аны безнең китапханәчеләр укучылар алган китаплар нигезендә төзеде. Бу рубрика сезгә сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз», — ди китапханәнең матбугат хезмәте.

Исемлек Әмирхан Еникиның «Матурлык» җыентыгыннан башлана. Беренче өчлеккә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң» китабы һәм Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» китабы кергән.

Исемлектә Г.Сафиуллинаның «Заһидә», Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле», Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар», Рәдиф Сәгъдинең «Бервакытны — без тугач…», Мәдинә Маликованың «Арыш тәме», Ә.Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» китаплары бар.

Унлыкны Галиәскар Камалның «Пьесалар» җыентыгы төгәлли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100