news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды

Кыш бабай эстафетаны Язсылуга тапшырды.

Актанышның Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды
Юлай Низаев, Айнур Гыймадиев фотолары

(Актаныш, 19 март, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актанышның Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды. Күңелле чарада авыл мәдәният йорты–җәмәгать үзәге каршындагы мәйданда төрле уен-ярышларда яше-карты теләп катнашты, вакыйгалар үзәгендә кайнады.

Минтимер Шәймиев исемендәге урам буенча җигүле ат узды. Авыл уңганнарының сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләре, учакта пешкән пылау, кием-салым, китап, матбугат сату нокталары халыкны үзенә җәлеп итеп торды.

"Әнәк мәдәният учагын 4 ел буена җитәклим, 2 ел рәттән шушы матур һәм назлы бәйрәмне оештырабыз! Күмәклектә көч-куәт – үзешчән артистларым бик әйбәт, авылдашларга рәхмәтлемен. Бәйрәмдә һәркемнең күңеле шат, ә йөзендә елмаю булса–мин чиксез бәхетлемен!", - Әнәк мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Нигъмәтуллина.

Күңел күтәренкелегендә үткән концертлы күңел ачу тамашасында җырлар яңгырады, мәдәният йорты алдына түшәлгән брусчатканы чатнатып биюләр биелде. Танылган сәнгать осталары Марат Фәйрушин, Рәмзил Зиннәтуллин һәм Рушан Зиннәтов чыгыш ясады. Кыш бабайны озату биюен балалар, килгән кунаклар белән бергә Язсылу, Убырлы карчык халкыбыз көенә биеде. Кыш бабай эстафетаны Язсылуга тапшырды. 

Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне Әнәк авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Бәйрәмнең иганәчеләре «Сетевая компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев булды.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100