news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кәрим Тинчурин бюстын 27 мартта ачалар

Тантаналы ачылыш Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында була.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанда бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылу көнен игълан итте.

Тантаналы чара 27 мартта 11:00 сәгатьтә Казанның Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында була.

Бюстны скульптор, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов ясаган, ачу тантанасында аның катнашуы көтелә.

Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Идел буе районы сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрзәнә Кулеева катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100