news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм яшьләр театры көне уңаеннан «Кариев skills» күңел ачу дәресе була

Әлеге чарада актëрлык осталыгы нигезләре турында сөйлиләр, хәтер һәм игътибарны үстерү өчен тренинглар һәм башкалар оештырыла.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 20 мартта Бөтендөнья балалар һәм яшьләр театры көне уңаеннан Кариев театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен күрсәтә.

Спектакльдән соң театрда балалар өчен «Кариев skills» күңел ачу, белем бирү дәресе узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Әлеге чарада актëрлык осталыгы нигезләре, хәтер һәм игътибарлылык үсеше өчен тренинглар һәм башка күп кенә кызык күнегүләр сезне көтә. Рәхим итегез, күңелле булачак», — дип ышандыра оештыручылар.

Спектакль 13.00 сәгатьтә, дәрес 14.30 сәгатьтә башана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100