Тукай районы башлыгы зур объектларда төзелеш эшләре барышын карады

Авылларда клублар һәм балалар бакчалары төзиләр һәм ремонтлыйлар.

(Тукай районы, 19 март, «Татар-информ», «Якты юл»). Тукай районы башлыгы Фаил Камаев эре төзелеш объектларына чыкты. Ул Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы төзелешен, Кече Шилнәдә клуб төзекләндерү барышын карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бакча «Демография» илкүләм проекты кысаларында сафка баса. Ул 6 төркемдә 140 баланы сыйдырачак. Бирегә Әҗмәкәйнең үзеннән һәм Яңа бистәсеннән сабыйлар йөриячәк. Әҗмәкәйдә бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 80 бала исәпләнә. Шулай ук персонал да барлана. Монда 38 эш урыны булыр дип планлаштырыла. Фаил Камаев хезмәткәрләрнең беренче чиратта Әҗмәкәй авыл җирлегеннән булуына игътибар итәргә кушты. Балалар бакчасын 1 июльгә тапшыру ниятләнә.

Кече Шилнәдә мәдәният йорты республика программасы кысаларында ремонтлана. Әйтергә кирәк, районда соңгы елларда мәдәният оешмалары капиталь төзекләндерелә башлады, берничә купфункцияле үзәк төзелде. Ләкин әле ремонтлыйсылары да күп. Аларның күпчелеге Совет чорында төзелгән, шул вакытлардан бирле кул тимәгән.

Кече Шилнә — иң эре җирлекләрнең берсе. Мондагы мәдәният йорты бик нык тузган иде. «Ремонттан соң ул бөтенләй яңа төс алачак, дизайны да бик зәвыклы булачак, бина авылның үзәген бизәп торачак», — диде Фаил Камаев. Әлеге объект исә август азагына әзер булырга тиеш.

Болардан тыш, Ильбухтино авылында федераль программа буенча яңа клуб төзелә. Аны көзгә ачу планлаштырыла. Нефтебаза бистәсендә балалар бакчасының иске бинасы муниципаль архив өчен реконструкцияләнә. Ул региональ программага кертелгән. Шулай ук Түбән Суыксуда эре төзелеш башланды. Анда универсаль спортзал барлыкка киләчәк. Бетон эшләре инде төгәлләнә, объектны тапшыру көзгә планлаштырыла.