news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге мәгълүм

Тукай исемендәге премия лауреатлары 26 апрельдә игълан ителә.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге мәгълүм
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

1. Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);

2. Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен);

3. Шаһинур Мустафин («Ядрәләрне эреткән йорәкләр», «Алар – Жәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..», «Батырлык кайтавазы» китаплар триптихы өчен);

4. Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә», «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен);

5. Әхәт Гаффар («Язлар моңы» драмасы, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны» һәм «Богау» романнары, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен);

6. Констанин Руденко («Булгарское золото: филигранные височные подвески», «Булгарское серебро» китаплар сериясе өчен);

7. Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

8. Фәрит Яхин («Умырзая» романы өчен);

9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

10. Фәридә Хасьянова («Татар халык әкиятләре» китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен һәм «Тукай балачагы» график диптихы өчен);

11. «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.

12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100