news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәдәният» программасы: Татарстанда сәнгать мәктәпләре ремонтлана һәм клублар салына

2020 елда Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән районнарында биш авыл клубы салыначак.

 «Мәдәният» программасы: Татарстанда сәнгать мәктәпләре ремонтлана һәм клублар салына
архив tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда мәдәни чараларга йөрүчеләр саны арткан. 2019 елда бу сан 28 392,7 мең кешегә җиткән. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бу казанышларны республикада төзелеш программаларының уңышлы баруына да бәйләп карый. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.

«Безнең максат мәдәни чаралар санын арттыру хисабына бер үк кешеләрне кат-кат китертү түгел, ә яңа кешеләрне колачлау. Милли проект кысаларында гына бу күрсәткечләргә ирешү катлаулы булыр иде. Республикада авыл клубларын төзү һәм ремонтлау программалары бик зур казаныш», — диде мәдәният министры.

Ирада Әюпова быелдан башлап 7 балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачагын, Әлмәт музыка көллиятен төзекләндерү каралганын әйтте. 110 миллион сумга Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте дә ремонтланачак.

2019 елда «Мәдәният» милли программасы кысаларында Биләрдә, Әлмәт районының Миңнебай авылында, Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында авыл клублары төзелгән. Аларның гомуми суммасы 44,9 млн. сум. Әлеге акчаларның 26 млн сумы — федераль проекттан.

Ирада Әюпова 2020 елда Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән районнарында биш авыл клубы салыначагын әйтеп узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100