Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татарстан рәссамнары күргәзмәсе булачак
22 февральдә 17:00 сәгатьтә Мәскәүдә Россия рәссамнары Күргәзмәләр залында Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 22 февральдә 17:00 сәгатьтә Мәскәүдә Россия рәссамнары Күргәзмәләр залында Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Ул Татарстандагы Россия рәссамнары берлеге бүлегенең 80 еллыгына багышлана. Күргәзмә 10 мартка кадәр эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге рәсми сайтында хәбәр ителә.
Россия рәссамнары берлегенең Татарстандагы Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе 1936 елда ТАССРның совет рәссамнары берлеге буларак ачылган. 80 еллык эшчәнлегендә берлек Россиядә әйдәп баручы оешмаларның берсенә әверелә. Бүгенге көндә ул 167 профессиональ рәссамны, скульпторларны, графикларны, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, театр рәссамнарын, сәнгать белгечләрен берләштерә.
Күргәзмәдә республика сәнгать осталарының, шул исәптән Россия халык рәссамы Искәндәр Рафиков, Россиянең атказанган рәссамнары Софья Кузьминых, Владимир Попов, Валерий Скобеев, Сергей Скоморохов, Григорий Эйдинов, Шамил Шәйдуллин, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков, Татарстанның халык рәссамнары Виктор Аршинов, Александр Иншаков, Михаил Кузнецов, Фәрит Якупов һәм башкаларның эшләре урын ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз