news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Берлеккә тәкъдим ителүчеләрнең иҗатын бәяләде

Үз иҗатын тәкъдим итүчеләр арасында Башкортстанның Чакмагыш районыннан Люция Əблиева, Ульяновскидан Рөстәм Арифуллин бар.

Язучылар Берлеккә тәкъдим ителүчеләрнең иҗатын бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар Берлек әгъзалыгына дәгъва итүчеләрнең иҗатын бәяләргә җыелды.

Үз иҗатын тәкъдим итүчеләр арасында Татарстаннан читтә — Башкортстанның Чакмагыш районыннан Люция Əблиева, Ульяновскидан Рөстәм Арифуллин бар.

Язучылар Газинур Морат, Рифат Җамал Татарстаннан читтә яшәгән иҗатчыларга аеруча сак карарга кирәк икәнлеген ассызыкладылар.

Əмма читтә яшәүчеләрне Берлеккә алуның бер кыенлыгын — җитди карарлар кабул итәргә кирәк булганда аларның килә алмыйча Устав буенча кворум җыярга комачау итүен дә искәрттеләр.

Язучылар Рөстәм Арифуллин кандидатурасын Берлеккә алу коллегиясенә тәкъдим итәргә дигән карарга килде.

Люция Əблиеваның иҗатына килгәндә, язучылар аның юморын уңай бәяләде. Əмма Берлеккә алудан бигрәк, беренче чиратта аның китабын Татарстан китап нәшриятында чыгару өчен рекомендация бирергә карар иттеләр.

Язучылар Чаллыдан Равил Мостафин һәм Арчадан Флера Мәрданованың да иҗатларын карап алар кандидатурасын Язучылар берлеге коллегиясенә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100