news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Илшат Рәхимбай татар теленең киләчәге темасына видеороликлар төшерә

Казан федераль университетын тәмамлаган Илшат Рәхимбай зур аудиториянең игътибарын яулаган циклга керүче дүртенче видеоролигын төшерү белән мәшгуль.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан федераль университетын тәмамлаган Илшат Рәхимбай – татар теленең, мәдәниятенең һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерүче режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер.

Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гаилә» дип аталган беренче видеоны авторның «Инстаграм»ында 24 мең тапкырдан артык караганнар. «Татар гөнаһлары» видеороликлар циклына шулай ук «Мирас» һәм «Моң» дигән видеолар да кергән.

Автор сүзләренчә, аның эшләре – теге яки бу дәрәҗәдә һәр кешедә булган «татарлык», татар гөнаһлары темасына сөйләшергә омтылу.

Режиссер билгеләп үткәнчә, кеше белән җитди темаларга позитив кына түгел, негатив аша да әңгәмә корып була. Аның видеороликлары - «кешене чынбарлыкка кайтару максаты белән яңакка сугуның җиңел формасы. Нәкъ менә шул чагында кешедә хис-кичерешләр уяна, ул үткәннәрне искә төшерә һәм уйлана».

Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100