news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукай әдәби музеенда «Әлифба бәйрәме»нә язылу башланды

Музейга 1 сыйныф укучыларын чакыралар.

Казанда Тукай әдәби музеенда «Әлифба бәйрәме»нә язылу башланды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 2 февраль — 28 февраль көннәрендә узачак «Әлифба бәйрәме» нә алдан язылу башланган.

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә 1 сыйныф укучыларын музейда көтеп калуларын әйтте.

«Программа бик эчтәлекле. Тукай китаплары белән танышу, укучыларның үзләре башкаруында шигырьләр һәм җырлар, шагыйрьнең әкият геройлары катнашында уеннар, рәсем ясау, конкурслар, кызыклы биремнәр, Тукайның әкият геройлары белән фотога төшү көтелә. Туган тел елын Тукай әдәби музеенда бергә үткәрик!» — дип чакырды Гүзәл Төхвәтова.

Бәйрәмнең уздырылу вакыты: 10.00, 12.00, 14.00. Чара бала саны егермедән дә ким булмаган төркемнәр өчен оештырыла.

Катнашу өчен алдан 7(843)590-86-67, 7(927) 4406462 телефоннары шалтыратып язылырга кирәк. Музей җитәкчелеге балаларның икенче аяк киемендә, сәламәтлекне саклау өчен битлек кигән булуын сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100