news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды

«Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган.

Кайбыч районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы музеенда  Муса Җәлилгә багышланган «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә эшли башлады.

«Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында оештырылды. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, күчмә күргәзмә агымдагы елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100