news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар сәхнәсендә кыл-кубыз өчен язылган беренче симфоник әсәр яңгырады

Казанда Нәҗип Жиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале бара.

Татар сәхнәсендә кыл-кубыз өчен язылган беренче симфоник әсәр яңгырады
пресс-служба ГСО РТ

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар музыкасында беренче тапкыр оркестр белән кыл-кубыз өчен әсәр язылган. Оркестр белән кыл-кубыз өчен «Чатыр тау» симфоник риваятенең премьерасы «Мирас» фестиваленең икенче концертында тәкъдим ителде.

Кыл-кубыз өчен язылган бу әсәрне музыка белгечләре татар музыкасында яңа сүз дип бәялиләр. Әсәрнең авторы — композитор Эльмира Галимова.

Симфоник әсәрне Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры һәм музыкант Динә Закирова башкарды. Дирижер — Айрат Кашаев.

  • Кыл-кубыз — кыллы-сызгычлы уен коралы. Ул татарларда популяр уен коралы булган. ХХ гасырда аларны фабрикаларда җитештерелгән скрипкалар алыштыра башлый. Музыка белгечләре әйтүенчә, татар музыкантлары традицион скрипкада да аны кыл-кубыз кебек вертикаль тотып уйнаганнар.

Кыл-кубыз өчен музыкаль әсәр язу идеясен композиторларга «Мирас» татар музыкасы фестиваленең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев тәкъдим иткән. Әсәргә Эльмира Галимова алынган. Алар музыкант Динә Закирова белән бергәләп заказ белән кыл-кубыз ясатканнар.

«Бу әсәр бик кыю адым. Яңгырашы бик кызыклы», дип бәяләде музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100