Милләтара китапханә 15 еллык юбилеен бәйрәм итте

Милләтара китапханә 15 еллык юбилеен бәйрәм итте

(Екатеринбург, 18 декабрь, «Татар-информ», Миңсылу Ижгузина). Россиядә милли китапханәләр бик күп, ә милләтара китапханә бары Екатеринбургта гына бар. Милләтара китапханә шәһәребездә яшәүче барлык милләт халыкларының да үзенчәлекләрен искә алып хезмәт иткәнгәме, бу бинаны барлык милләт халыклары да үз йортларыдай якын күрәләр. Бу көннәрдә безнең яраткан китапханәбез 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

“Дуслар китапханәгә җыела” дип аталган тантанага Екатеринбургта яшәүче барлык даими вәкиллекләр вәкилләре, милли оешма җитәкчелере, активистлары чакырылган иде.

Унбиш ел бик күп булмаса да, китапханәнең инде бик бай тарихы бар. Аның фондын утыз телдә язылган 80 000 данә китап тәшкил итә. Шуларның 9000 Россиядә яшәүче төрле милләт халыклары телендә. Китапханәгә 25 телдә 400 артык төрле газета-журналлар килә.

Китапханәне инде 15 ел буена Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Татяна Христофоровна Новопашина ханым җитәкли. Аның оста җитәкчелегендә бер-берсенә һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган нык коллектив тупланган. Шунысын да әйтергә кирәк, милләтара китапханәдә беренче адымнарын атлаган бик күп яшь китапханәчеләр бүген инде үзләре башка китапханәләрне җитәклиләр.

Милли оешмалар китапханәгә беренче көннәрдән үк үз ана телләрендә басылган китаплар бүләк итеп киләләр. Иң беренче бүләк ителгән китап украин милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан булган икән. Алар 1993 елда авторы Михаил Грушевский булган украин телендәге “Украина тарихы” китабын бүләк иткәннәр.

15 ел эшләү дәверендә биредә әллә никадәрле проектлар тормышка ашкан. Аларның иң беренчесе: 1994 елны кабул ителгән “Милли уяну” программасы.

Китапханә хезмәткәрләре өлкәбездә яшәгән күпмилләтле халыкларның ихтыяҗын исәпкә алып, төрле милләт халыкларының күпләп яшәгән төбәкләренә барып, китап укучылар белән күзгә-күз очрашып та кайтканнар. Мәсәлән, беренчеләрдән булып татар халкының әдәбият белән ничек кызыксынганын, халык нинди китаплар укыганлыгын өйрәнү өчен 1993 елны беренче шундый сәяхәт өлкәбезнең Түбән Сырга районына ясалган. Китапханәдә бик еш семинарлар үткәрелә: кемдер үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, кемдер өлкәнннәрдән тәҗрибә туплый.

Китапханәдә милли рухта оештырылган бәйрәмнәр дә еш үткәрелә. Аларга һәркем шат: китап укучылар да, хезмәткәрләр дә.

1994 елдан башлап китапханәдә белешмәләр өчен электрон база булдырылган. Ул китапханәдә нинди басмаларның барлыгын гына түгел, кайсы китапта яки газета-журналда нинди материаллар барлыгы турында да мәгълүмат бирә, ә 1999 елдан башлап биредә интернет үзәге эшләп килә.

1998 елны китапханә коллективы Сорос Фондыннан беренче тапкыр “Милли мәдәният үсеше аша яңа тормышка аяк басу” проекты белән “Челтәрле китапханә программасы” номинациясендә Грант алуга лаеклы булды.

Ә быелгы ел аеруча уңышлы дияргә кирәк: милләтара китапханә “Милли үсеш” номинациясендә өлкә буенча үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыкты һәм “Уңышлы юл” дип аталган өлкә премиясенә лаек булды.

Шушындый тарихы булган китапханәне туган көне белән котларга бүген бик күп дуслар җыйналган.

Беренче булып сүзне Өлкә Думасының Законнар чыгару палатасы рәисе урынбасары Наил әфәнде Шәймәрдәнов һәм Мәдәният министрының аналитика бүлеге начальнигы Марина ханым Семенова алды. Алар икесе дә китапханәнең беренче көннәреннән алып хәзергәчә якын дуслары булганлыктан, китапханә хезмәткәрләренә соклануларын яшермәделәр һәм аларга алдагы хезмәтләрендә яңадан-яңа иҗади уңышлар теләделәр. Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге исеменнән китапханә коллективын вәкиллекнең баш белгече Галия ханым Бикбова котлады. Китапханәгә иң яхшы бүләк: һәрвакыттагыча китап икәнлеген ассызыклап, изге теләкләр белән Даими вәкиллек исеменнән татар телендә китаплар бүләк итте.

Рус, осетин, украин, яһүд, башкорт, якут, әрмән, һ.б. бик күп милли оешма вәкилләре китапханәне бәйрәм белән котлап, иң җылы теләкләрен юлладылар, китап укучыларның саны һәрчак арта баруын теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Урал Дәүләт консерваторисе студентлары Ирина ханым Гранковская җитәкчелегендә бәйрәмгә музыкаль сәлам алып килгәнннәр. Яшь талантларның бөек композиторларның әсәрләрен оста итеп уйнауларын, җырлауларын кунаклар көчле алкышларга күмеп кабул иттеләр.

Китапханәнең дуслары бәйрәм чәй өстәле артында бер-берсе белән әңгәмә кора-кора чараны дәвам иттеләр. Ә чынлыкта исә бирегә һәрчак дуслар гына килә.