news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Нургалиев: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлыйбыз

«Мәдәният министрлыгында 1 млн сумлык грант оттык. Билгеле, бу кечкенә сумма, киләчәктә финанслар эзләячәкбез», — диде кинорежиссер.

Алмаз Нургалиев: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлыйбыз
Солтан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелә башлый.

«Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әзһәр Шакиров турында фильм эшли башлыйбыз. Аның биографиясе, тормышы, фикерләре буенча кино төшерүгә әзерлек башланды», — диде кинорежиссер Алмаз Нургалиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул кино төшерү якынча ел ярымга сузылыр, дип фаразлады. Фильм артистның туган ягында, Казан артында, Камал театрында да төшереләчәк.

«Кино төшерү чыгымнарының бер өлеше финансланды. Мәдәният министрлыгында 1 млн сумлык грант оттык. Билгеле, бу кечкенә сумма, киләчәктә финанслар эзләү юнщлешендә эшләячәкбез», — диде Алмаз Нургалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100