«Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары билгеле булды

Үзешчән җыр авторлары фестивален өченче тапкыр да үткәрергә ниятлиләр.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Юность» мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» милли үзешчән җыр авторларының II фестиваленең гала-концертында бәйге лауреатларының исемнәре билгеле булды. 

«Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары:

  • Илһам Мәрдәнов,
  • Гөлсияр Садыкова,
  • Регина Ильясова,
  • Вячеслав Осипов,
  • Юлия Ишмөхәмәтова,
  • Рәсимә Динисламова,
  • Рафис Гәптелганиев,
  • Зөфәр Гобәйдуллин,
  • Флёра Шәрипова,
  • Илдар Гайсин.

«Яшь йөрәкләр» бәйгесендә үзешчән авторлар һәм башкаручылар катнаша. Җиңүчеләрне сайлап алу өч этаптан тора. Лауреатлар кичә жюри тарафыннан сайланган һәм бүген аларның җырлары гала-концертта яңгырады. Бу хакта фестивальне оештыручы Җәүдәт Гыйльманов әйтте. Аның сүзләренчә, катнашырга теләп гариза җибәрүчеләр арасында Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә булган.

Жюрида Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов, «Татмедиа» АҖ җитәкчесенең радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары Алмаз Миргаязов, «Туган тел» телеканалы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Rif Records студиясе директоры Риф Әхмәтов, «Яшь йөрәкләр» I фестиваленең лауреаты Лариса Басырова булды.

Гала-концерт быел яз булырга тиеш иде, коронавирус аркасында узмый калган күп чаралар кебек ул да кичектерелде. Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, алар фестивальне өченче тапкыр да үткәрергә әзерләнәләр. 

«Юность» мәдәният йортында тамашачылар булмады, концерт «Татар-информ» сайтында онлайн күрсәтелде.