“Татарстан-Яңа Гасыр”да Туфан Миңнуллин спектакльләре атналыгы

Атналыкны бүген “Минһаҗ маҗаралары” телеспектакле ачып җибәрә
(Казан, 18 октябрь “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе Туфан Миңнуллиннның 75 яшьлек юбилеена багышлап драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләр атналыгын тәкъдим итә.
Атналыкны бүген 16 сәгать 5 минутта “Минһаҗ маҗаралары” телеспектакле ачып җибәрә (1 сәгать 20 минутта кабутлау). Иртәгә 15 сәгать 30 минутта “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленең беренче бүлеген карарга мөмкин (Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарыннан). Спектакльнең икенче бүлеге тамашачылар игътибарына 20 октябрьдә 15 сәгать 45 минутта тәкъдим ителә. 21 октябрьдә 16 сәгатьтә эстафетаны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты яшьләр театрының “Үзебез сайлаган язмыш” спектакле дәвам итәчәк. Бу көнне аның беренче бүлеге эфирга чыга. Дәвамын 22 октябрьдә шул ук вакытта карарга мөмкин. Татар дәүләт “Әкият” курчак театрының “Җылантау” телевизион әкияте дә тамашачы игътибарына 22 октябрьдә тәкъдим ителә. Ул бераз иртәрәк 14 сәгать 45 минутта башлана.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куелышындагы легендар “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле 23 октябрь, шимбә көнне, 13 сәгать 15 минутта эфирга чыга. Якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта эфирга чыгучы “Мәдәният дөньясы” тапшыруы тулысынча Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланачак. Тапшыру тәмамлануга ук эфирны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарындагы тагын бер спектакль - “Эзләдем, бәгърем, сине” дәвам иттерәчәк.