Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Театр әһелләре берлеге өч театрга спектакль чыгару өчен финанс ярдәме күрсәтә
2022 елда ике хосусый һәм бер дәүләт театрына спектакль кую өчен грант биреләчәк.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театр әһелләре берлегеннән финанс ярдәме аласы театрлар билгеле. Исемлек Берлек сайтына урнаштырылган.
2022 елда ике хосусый һәм бер дәүләт театрына спектакль кую өчен грант биреләчәк. Болар — Чаллының «Ключ» яшьләр театры, Казанның «Театр. Акт» театры, Чаллы татар дәүләт драма театры.
Чаллының «Ключ» яшьләр театрына балалар өчен «Сказка на гранях» әкиятен кую өчен 350 мең сум акча бирелә. Казанның «Театр. Акт» театрына «Сны» фәнни-тикшеренү спектакленә 350 мең сум каралган. Чаллы татар дәүләт драма театры «Әбугалисина» спектакленә 550 мең сум грант алачак.
Татарстан театр әһелләре берлеге 2012 елдан бирле театрларга спектакльләр чыгару өчен финанс ярдәме күрсәтә. Театрлар конкурс аша сайлап алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз