news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Театр карантинда: сабаклар һәм нәтиҗәләр” темасына түгәрәк өстәл узачак

Түгәрәк өстәл 8 сентябрьдә Буа театрында үтә.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Театрларның карантин вакытындагы тормышына Буа театрында уздырылган түгәрәк өстәлдә нәтиҗәләр ясалачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

8 сентябрьдә Буа театрында театр әһелләре, театр тәнкыйтьчеләр, Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләре катнашында “Театр карантинда: сабаклар һәм нәтиҗәләр” темасына түгәрәк өстәл узачак.

Түгәрәк өстәл утырышы РФ Театр әһелләре берлеге ярдәме белән уздырыла. Аны театр тәнкыйтьчеләре Александр Вислов белән Нияз Игъламов алып бара.

Утырыш онлайн форматта да булыр дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100