Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан районнарында дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк
Республикада яңа концерт заллары «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә булдырыла.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 ел ахырына кадәр дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк. Эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты буенча алып барыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа объектлар төзү турындагы карарны Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты кабул итте. Әйтик, 2021 елда виртуаль концерт заллары Әлмәттә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе базасында, шулай ук Чаллыда «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршында барлыкка киләчәк.
Бер елдан соң тагын ике объект Буа беренче балалар сәнгать мәктәбендә һәм Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе базасында төзеләчәк.
«Бу елларда РФ бюджетыннан концерт залларын булдыруга 5,9 млн сум бүлеп биреләчәк, шуның 2,8 млн сумы — 2021 елда һәм 3,1 млн сумы — 2022 елда», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Бу акчаларга заманча музыка һәм проекция җиһазлары сатып алыначак.
Татарстан проектлары белән бергә Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты федерациянең 75 субъектыннан мәдәният өлкәсе учреждениеләренең 364 гаризасын карады.
Хәзерге вакытта Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты буенча Арча, Мамадыш, Баулы һәм Алабуга районнарында урнашкан биш виртуаль концерт залы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз