news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакировның концерт костюмын Татарстан Милли музеена тапшырачаклар

30 августта Татарстан Республикасы Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр булган Татарстан тарихы" дип аталган яңа экспозиция ача.

Илһам Шакировның концерт костюмын Татарстан Милли музеена тапшырачаклар

(Казан, 18 август, Татар-информ»). 30 августта Татарстан Республикасы Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр булган Татарстан тарихы" дип аталган яңа экспозиция ачачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада Милли музей коллекциясе Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, легендар татар җырчысы Илһам Шакировның концерт костюмы белән тулыланачак.

Костюм җырчының ярдәмчесе, 25 ел дәвамында аның янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тарафыннан биреләчәк. Хаҗиев быел РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.

Музейда 70-80нче елларда үз башкаручысы тарафыннан тапшырылган 500ләп экспонат саклана. 2020 елның апрелендә Илһам Шакировның туганнары Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясенә Илһам Шакировның 001 номерлы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Илһам Шакировның концерт костюмын ТР Милли музеена тапшыру 20 августта 11: 00 сәгатьтә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot