Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Акбүзатка һәйкәл ачылачак
Бу - башкорт халкының эпик әсәрләренә беренче һәм әлегә бердәнбер һәйкәл.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Башкортстанның Бөрҗән районында канатлы Акбүзатка һәйкәл ачылачак.
6 июльдә Елкычыккан күле янында узачак тантаналы чарада Көнчыгыш фестиваль округында (Әбҗәлил, Бөрҗән районнары, Учалы, Сибай, Белорет шәһәрләре) чыгыш ясаучы делегациянең бер өлеше катнашачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Республика кунаклары һәм тамашачылар өчен һәйкәлне ачуның кыска программасы тәкъдим ителәчәк, ул аларны башкорт халкының бай мәдәни мирасы, эпослар белән таныштырачак. Тантана Роберт Юлдашев һәм «Курайчы» төркеме концерты белән тәмамланачак.
Бу — башкорт халкының эпик әсәрләренә беренче һәм әлегә бердәнбер һәйкәл. Тулпар, эпосларда әйтелгәнчә, бераз көмеш йөгертелгән, куәтле канатларга ия һәм аның кылычы бар. Һәйкәл Касли архитектура-сәнгать кою заводында чуеннан коелган. Авторы — танылган башкорт скульпторы Өлфәт Кобагышев. Һәйкәлнең биеклеге — 5 метр, атның биеклеге — 3,5 метр.
Монументаль-скульптура композициясе «Урал-батыр төбәге» истәлекле урында урнашкан һәм төзелеп килүче «Шүлгәнташ» музее белән бердәм туристлык комплексы тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз